УСТАНО’ВКА и. рус 1) Җайланма, механизм. «Нефтехим»ның иң беренче технологик установкасы 1967 елны сафка керде. Р.Миңнуллин. Маллар саву установкасына бер яктан керә тора, сөтен биргәч, икенче яктан чыга тора. З.Мурсиев 2) күч. Нәрсәнең дә булса максат юнәлеше, ниндидер күздә тотылган ориентир; күрсәтмә. Иртүк өйдән чыгып китәр алдыннан үземә, акча бары тик транспортка гына, дип установка куйган идем. А.Хәмзин. Әнә иптәш-әфәндегә минем установка тәэсир итә дә башлады. Л.Лерон |