УСТАВ и. рус 1) Нәрсәнең дә булса үтәлү яки кулланылу тәртибен билгели торган кагыйдәләр җыелмасы. Ләкин мин, уставны бозып булса да, бу рәсемне үзем белән йөртәм. Г.Әпсәләмов. Мин бу майорга бераз Кызыл Армия уставларын өйрәтим әле. Ә хәрби устав буенча безне саклаган солдатлар чыгарырга тиеш. З.Зәйнуллин 2) Нинди дә булса оешма, учреждение, орган һ.б.ш.ның корылышын һәм эшчәнлек тәртибен, шунда эшләүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын билгели торган кагыйдәләр җыелмасы. Бу – әле бер җәмгыятьнең уставы. Г.Исхакый. Икенчедән, ул белеп, колхоз уставы нигезендә эшләнгән. В.Нуруллин 3) Хәзерге Россиядә, республикаларның конституцияләре аналогы буларак, өлкә, край, федерация әһәмиятендәге шәһәрләр, автономияле өлкәләр һәм автономияле округларның төп законнар җыелмасы. Чиләбе өлкәсе Уставы 4) Борынгы грек һәм славян кулъязмаларында кулланылган, хәрефләре авышсыз, шакмаклабрак төшерелү белән аерылып торган язу рәвеше. Уставны укуы җиңел. Китап устав белән язылган |