УСАЛЛЫК и. 1) Кеше характерына хас усал булу сыйфаты; кырыслык, каты күңеллелек. Ахыры ничек булып бетәр әле тагын – директор апаның усаллыгы бөтен районга билгеле... Л.Гыймадиева

2) Берәр начар гамәл, кабахәтлек, әшәке эш, кыланыш, чыгыш; явызлык. Бала-чага аның шуклык, усаллыкларыннан һәмишә җимерек авыз вә борын белән йөридер иде. М.Галәү. Иске идарә, безнең милли хәятымыз башланмасын өчен, кулдан килгән бөтен усаллыкны эшләгән иде. Г.Исхакый. Кешегә усаллык эшләүне уена да кертмәгән намуслы карт бу вакытта рәхәтләнеп йоклап ята икән. Р.Вәлиев

3) Начар ният, әшәкелек, этлек; күңелдәге усал хисләр. Аның миңа усаллык уйлавын, хыянәтен-фәләнен телгә алырга да мөмкин түгел. Г.Ибраһимов. Бу көйсез җаннардагы бөтен усаллык шул бер-ике әрепләшү сүзе белән чыгып беткән иде. Г.Гыйльманов

4) күч. Берәр матдәнең куәте, ачылык, зәһәрлек, катылык. Спирт усаллыгы Ханбалның ярасын куырып алды, тәне буйлап калтырану йөгерде. Ф.Яхин

5) күч. Тәвәккәллек, карарлы булу сыйфаты; чаялык, үткерлек. Ниһаять, Зөфәрдә коммерсант усаллыгы һәм мәкерлеге уянды. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә