УСАЛЛАНУ ф. 1) Усалга әйләнү. Миннәхмәтнең нурсыз күзләре тагын да усалланган кебек булды. В.Имамов 2) күч. Куәте, интенсивлыгы арту, көчәеп котырыну (җил, дулкын һ.б.). Җил торган саен көчәйде, усалланды, ахырда тоташ бер үкерүгә әверелде. Г.Әпсәләмов. Кырга чыккан саен усаллана барган буран, шул кар өемнәренә менеп, муеннарын боргалый-боргалый улый да, кинәт юашланып, кабат юл өстенә шуышып төшә, аннары, кабат ярсынып, машина тәрәзәсенә килеп сылана... Г.Гыйльманов Усаллана бару Торган саен ныграк усаллану. Ул чалгы сабын чытырдатып тоткан, күзләре отыры усаллана бара. Р.Кәрами Усаллана башлау Усалланырга тотыну. Бераздан аның татлы тын алуына тышта усаллана башлаган җил тавышы да кушылды. Н.Әхмәдиев Усаллана төшү Бераз усаллану; тагын да усаллану. Шундый фикергә килгән Хәдичә тагын да усаллана төште. К.Тимбикова Усалланып алу Берара гына усаллану. Катнашучылар арасында бераз усалланып алучылар да булгалый. Таң Усалланып бетү Тәмам усаллану. Кырык ел комендант булып эшләгән, кырысланып, усалланып беткән ни зәһәр – ул да аны жәлләде. Д.Булатова Усалланып йөрү Күптәннән һәм озак усаллану. Талашырга, үч алырга дип килмәде бит ул. Усалланып йөрмәячәк. Р.Мулланурова Усалланып китү Кинәт кенә усаллану. Бу сүзләрне әйткәндә, Михринең йөзе усалланып китте. А.Нәҗми Усалланып кую Кинәт кенә усаллану. Ә хәзер, «бәйрәмчеләр» белән тагын күзгә-күзгә очрашкач, тагын аларның эчне тырный торган сүзләрен ишеткәч, ул усалланып куйды. Н.Фәттах |