УСАЛ с. 1. 1) Кырыс, аяусыз, мәрхәмәтсез, рәхимсез; явыз. Ялгышмаса, Платон Платоновичның кызы – гаять холыксыз, тупас һәм усал нәмәрсә, дип сөйләгәннәр иде. А.Гыйләҗев. Таһир, сез бик усал кешегә охшыйсыз. А.Хәсәнов

2) Үч алу, мәкер, дошманлык хисләре белән сугарылган. Синең кесәңдәге самородоклар иптәшләрең күңелендә усал көнчелек, котырган нәфесләр уята. А.Хәсәнов. [Гәүһәр:] Берәр усал ният белән йөридер әле [Зәринә]. Г.Тарханова // Ачу, явызлык, кырыслык белдергән; кискен. Галия килененең күзләренә усал караш ташлады. А.Фәләх. Почмак яктан әнинең: «Тимә балага!» – дигән усал тавышы ишетелде. Аманулла

3) Кемгәдер, нәрсәгәдер ташланып, чукый, тешләшә, тибешә торган (кошлар, хайваннар тур.). Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Г.Исхакый. Каравылчы өчен усал эт – җан тынычлыгы. З.Мәхмүди. Татлы хатирәләрдән аерыласы килмәсә дә, усал черкиләрдән котылыр өчен, без өйгә керергә мәҗбүр булдык. Г.Вәлиева

4) күч. Чагылышы, тәэсире белән бик көчле дәрәҗәдә булган; ачы, зәһәр, бик каты (ис, тәм, суык һ.б.ш. тур.). Сәрвәр абзый кандалаларны өйдән качыра торган ниндидер әчкелтем усал тәмәке көйрәтеп җибәрде. Д.Гыйсметдин. Шиңдермәсен усал җилләр безне, Горур, канәгать тот үзеңне. В.Галиев

5) күч. Үткен, чәнечкеле, хәтер калдыра, күңелгә тия торган (сүз тур.). Җиңүче егет, халыкның усал сүзенә ачуы килгәндәй, сөлгесен кулында бөтерә-бөтерә, күкрәк киереп, мәйдан уртасында айкалырга тотынды. Г.Бәширов. Подъезд төбендәге миләш агачында аның [кунакның] усал сүгенү сүзләре генә эленеп калды... Г.Гыйльманов

6) күч. Төртмә телле, чая, үткер (кеше тур.). --- Казакъның иң усал тәнкыйтьчесе дә оста каләм белән язылган бу әсәр хакында усал бер сүз әйтмәс, аның тәгъбирләреннән хушланыр иде. Г.Ибраһимов

7) күч. Бәла, афәтләр китерә торган, һәлакәтле. Усал язмыш йөрткән аларны: илләрен оныттырган, телләрен ташлаттырган, күпчелек ата-бабасының каберен дә хәтереннән чыгарган. А.Гыйләҗев. Фаҗигалы очракмы, усал тәкъдирме? Д.Булатова

2. рәв. мәгъ. 1) Аяусыз, явыз рәвештә; кызганмыйча

2) Усаллыгын чагылдырып. Көлүеннән шундук туктап, профессор миңа усал итеп карады. В.Нуруллин. Ибраһимның йөзе борыч капкан төсле сытылды, йодрыклары усал йомарланды. В.Имамов

3) Зәһәр итеп, әче сүзләр белән. Чалгының куркыныч ягы белән ятуын күргән Маруф абый озын һәм усал итеп сүгенде. Д.Гыйсметдин

3. и. мәгъ. Усаллык ( 2 мәгъ.) эшләргә сәләтле явыз кеше. Әйдә күрсеннәр усаллар, тетрәсеннәр аптырап, Күзләреннән яшь тә түксеннәр, дерелдәп-калтырап. М.Җәлил. Чиялеләр – данлыклы усаллар алар. Р.Батулла. Арабызда усаллар бар бит. Тешләшәләр. Кешеләргә өрәләр. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә