УСА’К ГӨМБӘСЕ и. бот. Болетачалар семьялыгыннан көрәнсу кызыл эшләпәле, кара таплы озын ак аяклы, ак тыгыз итле, усак, каен, имән, нарат, чыршы урманнарында үсә торган ашарга яраклы гөмбә; русчасы: подосиновик. Күзләреннән кайнар яшьләре акса акты, әни буласы килеп, ирен сабый белән куандырырга омтылып, толыпка төренеп, усак гөмбәсе ысы астында сәгатьләр буе, буылып ютәлли-ютәлли тиргә манчылып утырды... А.Гыйләҗев. Аптырарсың: безнең әти гөмбә танырга бик оста икән. – Монысы каен гөмбәсе, монысы ак гөмбә, монысы таш гөмбә, монысы усак гөмбәсе, бу сарысы майлы гөмбә – табада кыздырып ашарга әйбәт, ә бу шәмәхә битлесен ашарга ярамый, чебен гөмбәсе – агулы, – дип тезеп китте ул. Ш.Маннур |