УСАК и. бот. Талчалар семьялыгыннан шома яшькелт соры кайрылы, киртләч яфраклы, уртача яки салкын климатта үсә торган, йомшак үзагачлы агач үсемлек. Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын... Һ.Такташ. Диләнке урынында әнә шулай күп вакыт усак үсә, аның инде, мунчалык бүрәнә булганчы, үзәге бурсый башлый. З.Мурсиев |