УРЯ’ДНИК и. пол. 1) 1917 елга кадәрге рус армиясенең казак гаскәрләрендә унтер-офицер дәрәҗәсенә туры килә торган, гади солдатлардан чыккан кече командирлар званиесе; шул званиегә ия зат. Урядник булып хезмәт итү 2) 1917 елга кадәрге Россиядә өяз полициясенең түбән чины. Бишенче көндә доктор, урядник, хөкем иясе килеп җавап алдылар. Г.Ибраһимов. Шул, искә төшереп торасы да килми: аю-аю егерме егетнең һәркайсына Усман урядник үзе камчы белән икешәр тапкыр тамызды. А.Шамов |