УРЫСЛАШУ ф. сөйл. к. руслашу. Аларның урыслашкан төрки кавемнән булуы ихтимал. Марс Шабаев Урыслаша бару Торган саен ныграк урыслашу. Исемнәр дә татарлыгын югалта, урыслаша бара икән бит. В.Имамов Урыслаша башлау Урыслашу билгеләре күренү. Әйтик, Себердә яшәүче татар халкы урыслаша башлаган. Ватаным Татарстан Урыслашып бару Урыслаша башлау, әкренләп урыслашу. Мондагы нәсел инде урыслашып бара: 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Ф.Бәйрәмова Урыслашып бетү Тәмам, бөтенләй урыслашу. Урыслашып бетте татарлар. Н.Әхмәдиев Урыслашып китү Билгеле бер вакыттан, вакыйгадан соң урыслашу. Һәм урыслашып киткән меңнәрчә татар алпавытларын кая куясың?! М.Хәбибуллин |