УРЫСЛАШТЫРУ ф. сөйл. к. руслаштыру. Мәскәүне дә гаепләмик, әгәр ул барлык халыкларны да урыслаштырырга тели икән – начар ният белән урыслаштырырга теләми. З.Мәхмүди

Урыслаштыра бару Торган саен ныграк урыслаштыру. Беренчедән, анда балалар аз, икенчедән, телевизор, интернет аларны да урыслаштыра бара. Р.Зәйдулла

Урыслаштыра башлау Урыслаштырырга тотыну

Урыслаштырып бетерү Тәмам, тулысынча урыслаштыру. Үз балаларын да, башка татар балаларын да урысча укытып, милләтне тәмам урыслаштырып бетермәкче, ахрысы. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә