УРЫС и. сөйл. к. рус. Тигез булды законда Татар, урыс, япон да. Г.Тукай. Янәдән Казанга әйләнеп кайткач, мин урыс мәктәбенә татар теле укытырга урнаштым. Б.Рәхимова ◊ Урыс атнасы диал. Якшәмбе. Мәгәр бу хакта бер-бер киңәшкә килергә өлгермәделәр, урыс атнасының икенче көнендә солдатлар тирә-як авыллардагы бар халыкны Сапсал ям станыннан ерак булмаган Талкыш күленә куып йөри башладылар. Җ.Рәхимов. Караболак авылында якшәмбене «урыс атнасы» дип йөртәләр, чөнки күрше урыс авылында бу көнне берни эшләмиләр, бәйрәм итәләр. Ф.Бәйрәмова. Урыс капка Юан баганалар утыртылып тактадан ясалган, ишегалдын тоташ каплый торган, күбесенчә кыек түбәле капка. Хифасулла карт урыс капка ясаган: шундый әйбәт икән, кыегы түбәсенә бер арба печән сыярлык иткән... А.Гыйләҗев. Фәһимә үзләренең тәрәзәләрен дә, шыгырдап ачыла торган, кайчандыр әткәсе үз куллары белән ясаган урыс капкаларын да сагынып өлгерде. Д.Каюмова |