УРЫНЫНА бәйл. 1) Кем яки нәрсә өчен, шуны алмаштырып. Декрет ялына чыккач, әнисе урынына эшләп тору мөмкинлеге дә бар. М.Кәбиров

2) к. урында. Күбрәк вакыт ул сүз әйтү урынына сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куяр иде. Б.Рәхимова. [Гөлшәһидә] төшенде, ләкин күңеле тынычлану урынына катырак борчыла башлады. Г.Әпсәләмов

3) Кем яки нәрсә белән дә булса чагыштырып әйткәндә кулланыла: шикелле, кебек, сыман. Рәтен белеп алгач, чаңгыда баруның бер авырлыгы юк аның. Сөлек урынына шуып кына барасың. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә