УРЫНЧЫЛЫК и. 1) Гомуми, күмәк эшкә зарар китерү хисабына, урындагы тар мәнфәгатьләрне генә кайгырту; төбәкчелек. Газеттагы очеркның максаты еракка төбәлгән иде – көчләрнең ни рәвештә урнашуын чамалау, ул, Генераль прокуратура мандаты белән килгәннәргә генә кагылып калмыйча, партия, хокук саклау органнарына һәм башка югары урыннарда утыручыларның уй-фикерләрен аныклау өчен дә язылды, чөнки аларның күбесе ришвәт, урынчылык, кода-кодагыйлык белән буялып беткән иде. Р.Мирхәйдәров. Кешеләрне, урынчылык һәм кардәш-ырулыктан бигрәк, уртак идея берләштерә икән. И.Нуруллин 2) Кайбер илләрдә наместник тарафыннан идарә ителә торган административ-территориаль бүленеш берәмлеге; вилаять; русчасы: наместничество. Крестьяннар кузгалышыннан коты очкан Әби патша (Екатерина II) 1781 елда Казан губернасын наместниклык («урынчылык») итеп үзгәртә. А.Тимергалин 3) лингв. Телнең аерым бер диалектындагы сөйләшнең билгеле бер территориядә яшәүче кешеләр аралашуында гына кулланыла торган төре; шул территория үзе. Урынчылык сөйләменең тәрҗемәчеләрне иң нык мавыктырганы – мишәр шивәсе. Г.Ахунов. Ләкин шул телдә сөйләшүче халыкларның билегеле бер сөйләшен дикъкать белән күзәткән вакытта, аның һәрбер урынчылыгының үзенә генә хас интонациясе булуын күрергә мөмкин. Ш.Асылгәрәев |