УРЫНТЫН с. диал. 1. Яшерен, урау (юл, сукмак тур.). Мин, кеше очрамаса ярар иде дип, курка-курка гына, кәкре-бөкре урынтын сукмактан атлыйм. Ш.Маннур. Байтимер Уразгилдедән караңгылы-яктылыда ук чыгып китте дә, басу капкасын узуга, урынтын юлга борылды. Г.Бәширов 2. рәв. Сиздермичә, яшерен рәвештә, астыртын. Хәерчене урынтын тешләргә теләгән эт кеби, үзе Шәрәфигә каты сүз әйтергә, каты мөгамәлә кылырга хәзерләнә башлады. Г.Исхакый |