УРЫНСЫЗГА рәв. 1) Хак-хокук булмый торып, хаксыз рәвештә, нахак. Бу дөньяга мәңге килмәгәнбез, Очрап тора җирдә яманы. Урынсызга җанны яралыйбыз, Кичерсәк тә кайчак ялганны. Р.Зәкуан. Урынсызга таккан гаепләре Эреп юкка чыкты, аклангач. Ф.Дәүләтгәрәева 2) Кирәкмәгәнгә, тиешсезгә. Урынсызга сарыф итү 3) Сәбәп булмыйча, нигезсез. Теге көнне мин урынсызга кызып киткәнмен. Ф.Тарханова |