УРЫНСЫЗ с. 1. 1) Кирәкмәгән, тиешсез, вакытында эшләнмәгән, әйтелмәгән һ.б.ш. Урынсыз тыйнаклык – башка балта түтәсе. Г.Әпсәләмов. Урынсыз шаяртуым өчен, хәтта үземә дә оят булып китте. А.Хәсәнов.

2) Сәбәпсез, нигезсез. Тагы --- безнең балаларга чучка ите ашату кеби куркулар – бик урынсыз куркулар. Г.Исхакый. Урынсыз гаеп хурландырды бугай, Әнисә бер атна буе аның белән очрашудан качып йөрде. В.Имамов

2. рәв. мәгъ. к. урынсызга. Бәс, беркөн бер гакыл иясе болардан сорады: «Ни өчен сез болай урынсыз акча сарыф кыласыз?» – диде. К.Насыйри. Кояшның файдалы эсселегеннән урынсыз саклану өчен җиһаз калмаган. Г.Баруди. Урынсыз кылынган изгелек урынлы кулланылган усаллыктан яманрак. И.Гыйләҗев

3. хәб. сүз. функ. Артык, кирәксез. Ике йөрәк бергә кушылып типкән чакта, сүзләр урынсыз. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә