УРЫНЛЫ’-УРЫНСЫЗ с. 1. к. урынсыз 1. Фәнис профессорның урынлы-урынсыз сорауларына күпме җавап биргәндер, тәкате корыды. З.Мурсиев 2. рәв. мәгъ. 1) Урынлымы, түгелме икәнен уйлап тормыйча, тиешсез урында яки вакытта. «Киленне шулай тоталар аны!» – дип, бу Сабира һәрвакыт Гөлбануны тәнкыйть итеп, урынлы-урынсыз ажгырып тора иде. Г.Ибраһимов. Бердәнбер нефтьтән килгән акчаны да урынлы-урынсыз исраф иттек. Ә.Еники 2) Теләсә ничек, билгеле тәртип белән түгел. Җиһазлар урынлы-урынсыз кузгатылган. Кием-салымнар теләсә кайда ауный. А.Гыйләҗев. Ә ул урынлы-урынсыз яткан әйберләрне бик тиз җыештыра. Н.Гыйматдинова |