УРЫНЛЫ с. 1. 1) Урыны яки урыннары булган; билгеле сандагы урыны булган. Ун урынлы автобус

2) Урын алып торган, урынга ия булган. Ахун хәзрәт кергәнче, урын таба алмыйча, урынлы кешеләргә көнләшүле күз карашы ташлап, аптырап басып торган берничә мөселман, ахун хәзрәтне олылап каршылагандагы гомум хәрәкәттән файдаланып, кысыла-тыгызлана, эскәмиядән үзләренә урын алып өлгерделәр. З.Бигиев

3) мат. Берничә яки күп цифр билгесеннән торган. Һәм менә өч ел элек ул берничә урынлы саннарның квадратын күңелдән исәпләү методикасын уйлап тапкан. Шәһри Казан

4) Билгеле урында хезмәт иткән, вазифасы булган. Югары урынлы түрәләр

5) Кирәк, тиешле вакытта яки урында булган, эшләнгән, әйтелгән һ.б.ш. Урынлы сүз булса, әйт тә бир… Г.Кутуй. Шуңа күрә җырларыбызга багышланган әлеге әңгәмәләр циклын башлап җибәрү урынлы булыр кебек. И.Юзеев. Моннан да төгәл, урынлы тостның булуы мөмкин түгел. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. 1) Кирәкле, тиешле моментта, шартларга туры килеп яки китерелеп, үз вакытында. Аһәң бирү өчен, сүзләр урынлы кулланылган. Г.Ибраһимов. Мактаганны һәркем ярата, әмма, урынлы тәнкыйтьли белгән шикелле, урынлы мактый да бел. Р.Низамиев

2) Юкка түгел, билгеле сәбәп яки нигез белән. Урынлы шикләнә бу, Кавказ якларыннан килеп, башкорт агачларыннан такта ярып йөргән лезчик. К.Кара

3) Уңышлы рәвештә, отышлы итеп. Ул сыннарда [кеше һәм җәнлек сыннарында] уймак, көзге, каурый кебек нәрсәләр дә бик килешле һәм урынлы файдаланылган. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә