УРЫНДАШ и. 1) Нинди дә булса җыелышта, кичәдә, мәҗлестә урыннары янәшә туры килгән кеше. Аяк-билләрне бераз язып алыйм, дигән булып, урындашларым яныннан кузгалып, берүзем авыл ягына юнәлдем. Р.Фәйзуллин. Килдебеков, җавабының ничек тәэсир итүен белергә теләп, урындашларына күз сирпеп алды. Р.Зәйдулла 2) иск. Яшәү урыннары уртак, янәшә булган иптәшләрнең һәрберсе. Шәйхи мөәззин кайтып китте, Мәгъсүм мәдрәсәдә калды, Хәмит һәм Вәлид илә урындаш һәм казандаш булды. З.Һади |