УРЫНДАГЫ с. 1) Билгеле бер җиргә, өлкәгә караган, шул өлкәгә бәйләнешле. Ерак Харбин шәһәрендәге татарлар (патша жандармериясенең кулы җитми кала) 1914 елда Тукай истәлегенә зур мәҗлес оештыралар. Ни өчен урындагы властьлар тыймый калалар соң? М.Мәһдиев . Урындагы материалны, проблемаларны бик яхшы белүче кеше буларак, ВАКта аның [Урмановның] сүзе күп нәрсәне хәл итәчәк. Р.Вәлиев 2) Мәркәздәге түгел, перифериядәге, үзәктән читтә булган. Эшчеләребез соңгы ике-өч ел эчендә урындагы санаторийларга барырга тырышалар. Р.Миңнуллин 3) Билгеле бер урында яшәүче; җирле. Дәүләт җирләрне, хуҗалык итү өчен, урындагы халык (ыру-кабиләләр) карамагына тапшыра, ләкин үз контроленнән ычкындырмый. Р.Сибәгатов 4) Нинди дә булса хезмәт урынында эшләүче; вазифалы зат булган. Матур дип, шушы кыз хакына авылда калганчы, урындагы бер урысның кызын кулга төшереп, министр кәнәфиенә үрләү яхшырак булмасмы? Р.Рахман |