УРЫН-ВАКЫ’Т КИЛЕШЕ и. лингв. Исемнең эш башкарылуының урынын һәм вакытын, берәр нәрсәдә предметның булу-булмавын белдереп, кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап булып килә торган грамматик формасы. Урын-вакыт килеше -да/-дә (-та/-тә) кушымчасы белән ясала һәм исемне фигыльгә яки башка сүз төркемнәренә ияртә. Ф.Хисамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә