УРЫНБАСАР и. Югарырак урындагы вазифалы затның гадәттә аерым бер юнәлештә эшчәнлек алып бара торган, шул вазифалы зат юкта урынына калып, аның эшен башкарырга хокукы булган ярдәмчесе. Ул көнне зиндан башлыгының урынбасары, камераларда йөреп, тоткыннарны карап чыкканда, Гриша аягүрә каршы алмаган. Г.Ибраһимов. Урынбасарның чебен таеп егылырдай шома башында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә