УРЫН и. 1) Җир өстендә нәрсә дә булса урнашкан яки урнашырга мөмкин булган өслек, мәйдан. Әйбәтләбрәк карасам, алпавыт басуының калку бер урынына зур гына ат көтүе килеп менгән икән. Г.Бәширов. --- Траншея казырга мөмкин булмаган сазлы урыннарда, крепость стеналарына охшатып, валлар күтәрделәр. Г.Әпсәләмов // Нәрсәнеңдер элек булган мәйданы, тирәлеге. Кремль мәйданындагы хан каберләреннән тыш, Тинчурин урамы тирәләре, Киров урамы, иске Университет бинасы тирәсе һәм тагын кимендә 5 –6 урын элекке зиратлар бит. А.Тимергалин. Октябрь аенда инде авыл урынында тигез мәйдан гына җәйрәп ята, анысы да бульдозерлар белән кырылып, чокылып, асты өскә килеп беткән иде. В.Имамов // Кем яки нәрсә өчен дә булса билгеләнгән мәйдан, пункт. Җир казучылар фундамент урынын берсекөнгә өлгертә алмыйлар. А.Алиш // Яту, утыру, нәрсә дә булса эшләү, башкару өчен махсус билгеләнгән җир, мәйдан. Шәмсүн Гөлфинурдан күзен алмыйча гына, урыныннан кузгала төшеп, саран ишарә белән аңа урын тәкъдим итте. А.Вергазов. Сиңа барысы да күренсен дип, мин тәрәзә янында урын алдым. А.Азимов

2) Нинди дә булса тирәлекнең бер ягы; җир, төш. Шул әрәмәлек авызында инде күп еллар сазлыкка әйләнеп яткан бер урын бар. А.Хәйретдинова. Бүген качып котыла торган урын юк. А.Гайнетдинов

3) Берәр вакыйга, хәл булган җир; берәр эш-гамәл турыдан-туры башкарылган җир. Эшне урында ук хәл итәргә кирәк иде

4) Оешма, учреждение һ.б.ш.ның югарырак оешмаларга, үзәккә буйсынган структурасы. Ул заманда әле тәрҗемәчеләрне Мәскәүдән ияртеп килмәгәннәр, гарәп телен белүчеләр урыннарда булган. М.Мәһдиев. Урыннарда делегатлар сайлау вә сайланган иптәшләрне Казанга җибәрү эшендә ясалма киртәләр тудырылмасын иде. Р.Мөхәммәдиев. Ләкин аны [Коръәнне] башта Ташкентка җибәрәләр --- һәм, изге китапның язмышын урында хәл итәргә, дигән компромисслы карар чыгаралар. А.Тимергалин

5) Нәрсәнең дә булса аерым үзенчәлекле өлеше, җире. Өстемә яңа күлмәк кидерделәр, камзулымның төшкән төймәләрен тагып, сүтелгән урыннарын тегеп бирделәр. Г.Бәширов. Бары елганың урта бер җирендә, катмый калган урыннан күтәрелгән парны хәтерләтеп, җәяүле буран тузгып тора... М.Хәсәнов

6) Вакытның, вакыйганың билгеле бер мизгеле. Бу урында мин сиңа шактый сәер булган һәм минем чәчләрне агарткан хәлләрне сөйләп китәргә мәҗбүрмен, туган. В.Нуруллин. Платонның диалогы шушы урында өзелә. А.Тимергалин

7) Китап, әдәби яки музыкаль әсәр, пьеса һ.б.ш.ның аерым бер өлеше, өзеге. Мин дустыма китапның иң кызык урыннарын гына укып күрсәтергә булдым. Г.Бәширов . Аннары [Данияр журналның] каләм белән сызгалаган урынын тапты да укырга кереште. М.Хәсәнов

8) Кемнең дә булса җәмгыятьтә, гаилә, фән, спорт һ.б. берәр өлкәдә уйнаган роле, ирешкән дәрәҗәсе. Дөрес, ишү буенча үсмер кызлар арасында район ярышларында беренче урынны яуладым, разряд бирделәр, телевизордан чыгыш ясадык. А.Гыйләҗев. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 30 – 40 нчы еллардагы иҗаты билгели дә. М.Мәһдиев

9) Вакытлыча яки даими хезмәт итә торган җир. Районда зур урында эш тәкъдим иттеләр. А.Нәҗми // Вакансия. Димәк, бер вакантный урын буш тора. Г.Афзал

10) Берәр нәрсә хәзер яки кайчандыр булган, шуның эзе калган, яки нәрсә дә булса булырга тиеш дип күздә тотылган җир, төш. Сәрия, Шүрәленең бер-ике теше урынында тишек караеп торса кызык булмасмы, дип киңәш итте. А.Тимергалин. Ут яна операция урыны. Ф.Садриев. Җан керергә өлгерми калса, кендек урыны тигез-шома булып кала, имеш. Әлеге баланың Умай мәрхәмәтеннән мәхрүм калуын да шул шома кендек урынына карап белгәннәр. Г.Гыйльманов

11) Яту һәм йоклау өчен махсус әзерләнгән урын-җир, ятак. Аннан соң әни урын җәйде дә, без йокларга яттык. А.Алиш. Балаларын озаткач ямансулап калган Сания апа өй эчендә әзрәк кыштырдап йөрде дә, урын җәеп, йокларга җыенды. А.Әхмәтгалиева

12) Берәр эш өчен махсус әзерләнгән әйберләр җыелмасы, корылма. Янбакчада ике кешелек кенә чәй урыны әзерләнгән, ризыклар кызыл ашъяулык белән пөхтәләп бөркәлгән. А.Гыйләҗев. Бу ясалма күл бина эченнән тышкы якка ук чыга һәм җәйге коену урыны белән тоташа. А.Вергазов

13) Сәбәп, нигез. Икеләнер урын да калмаган, торырга вакыт! А.Гыйләҗев. Табигатькә үпкәләр урын юк. А.Хәсәнов

Урын калдырмау Нәрсәгәдер мөмкинлек бирмәү. Өлкән туганнары – без, кешеләр тарафыннан, бу килмешәкләр үзләренә оя-нигез кору өчен нинди уңдырышлы чәчүлекләребезне биләгәннәр бит, дип әйтергә урын калдырмыйлар. А.Хәсәнов. [Янгуразов] кемгә дә булса сорау биреп торырга урын калдырмады, кырт кистереп үз ниятен әйтте. В.Имамов. Урын калмау Нәрсәнең дә булса кирәге калмау, артык ихтыяҗы булмау. Урын тапмау Бик нык борчылу, дулкынлану, нишләргә дә белмәү. Казан урамында ялгыз шәүлә Үз-үзенә урын табалмый. Күңеленә кунган ап-ак моңы Мөлдерәмә тора – тамалмый... Г.Гыйльманов. Йосыф мирза әнә даланы аркылыга-буйга иңләсә дә, үз-үзенә урын табалмыйча изалана. М.Әмирханов. Урын тоту Зур әһәмияткә ия булу, зур роль уйнау, югары дәрәҗәдә булу. Төркия җөмһүриятенең эчке сәясәтендә төрекчелек зур урын тотты, һәм җөмһүрият төрекчелек нигезендә корылды. Г.Исхакый. Урын хастасы Үз аягында тора алмаслык булып озак вакыт ятып авыручы. Урын хастасы кешеләр теше-тырнагы белән ябышып яшәргә тырыша. З.Мурсиев. Әнкәң ярты ел телсез-авызсыз, урын хастасы булып кузгалмый ятты. Р.Мулланурова. Урын өстендә яту Бик нык яки озак вакыт авыру. Алланың фәрманы кыска – төнлә паралич сугып, ун көнләп урын өстендә берүзе яткан бу [Байчурин], күршеләре дә абайламаган... А.Тимергалин. [Наташа], урын өстендә яткан кайнанасына тагын бер караш ташлап, авыр сулады да тәрәзә янына барып басты. А.Мансуров. Урын үгиләү Күнегелмәгән, ят урында йоклый алмый азаплану. Урын үзгәләү к. урын үгиләү. [Зиннур] яңадан мендәргә башын салырга өлгермәде, Хәмидә пышылдап сүз кушты: – Син дә йоклый алмыйсынмы? Урын үзгәлисеңдер. С.Рафиков. Урыны белән 1) Кайчагында, кайчак, вакыт-вакыт. Алар [командирлар] солдатлар янында булырга, урыны белән каты, урыны белән җылы сүз әйтеп, киңәш биреп, авыр походны җиңеләйтергә тиеш иделәр. Г.Кутуй. Монда «боргыч» сүзе яңа түгел, урыны белән ул электән үк кулланылгалый иде, тик практикада барыбер рус сүзе йөрүе дә хак. А.Тимергалин; 2) к. урыны-урыны белән. Көннәр-төннәр буенча яуган йомшак карны ерып, урыны белән бөтенләй чума-чума, арткы кечкенә фәкыйрь урамга чыкты. Г.Ибраһимов. Урыны какшау Нәрсәнең дә булса дәрәҗәсе төшү, хакимлегенә куркыныч янау. Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Г.Ибраһимов. Урыны килгәндә к. җай килгәндә. Бу газиз нәрсәгә саранланма: урыны килгәндә, белгәнеңне сөйлә. Сүзнең урыны килмәгәндә, яхшы сүзеңне әрәм итмә. К.Насыйри . Юнан һәм аның гаскәре – аның диңгез көче икәнен, Аясофья хакында аларның, ай урынына тәре куябыз, дип урыны килгәндә кычкырганнарын аңладым. Г.Баруди. Урыны килгән саен к. җае чыккан саен. Урынына утырту Бик масаеп киткән кешенең һавалануын ниндидер юл белән киметеп тәртипкә китерү. Шуның белән артык булдыклы, эшлекле булырга яраткан кешеләрне урынына утырта ул. А.Хәлим. Урыны-урыны белән Тоташ түгел, кайбер урыннарда. Урыны-урыны белән хәтта ат йөзәрлек җирләре була. В.Нуруллин. Гөрләвек сулары яңарак кипкән, тыкрык буйларында урыны-урыны белән яшел үлән төртеп чыккан, яшь кычытканнар тырпаешкан. А.Гыймадиев. Урыны чыкканда к. җай килгәндә. Урыны чыккан саен к. җае чыккан саен. Күңелендә Булатка каршы аз гына җылы, яшерен тойгы белән бергә бетмәс-төгәнмәс үпкә дә, шелтә дә бар, урыны чыккан саен, ул аны тыш яктан чәнчеп алырга ярата иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә