УРЫ’К-СУРЫК рәв. 1) Берьюлы булмыйча, тоташтан түгел, өзеп-өзеп. [Җәүдәт] эш дигәндә урык-сурык йөрмәде, шырды-бырды кеше белән сүз дә, табын да уртаклашмады. А.Хәлим. – Дөрес, улым, – диде Дәүләтгәрәй абзый. – Урык-сурык ат интектереп йөрисе юк. Н.Фәттах 2) Кайчакта, вакыт-вакыт, анда-санда, ара-тирә. Аннан соң ул тимерчегә урык-сурык азык җибәрүне дә туктатырга кирәк. Т.Гыйззәт. Әмма заказлы эшләр урык-сурык кына булып тора, акчасы уртача яшәргә чак җитә иде. З.Мифтахов |