УРУ ф. 1) Сабактагы игенне, ашлыкны урак, ургыч, комбайн һ.б.ш. белән кистереп җыю. Минем угылларым, кызларым шул кызуда урак урып йөриләр. Г.Исхакый. Син урасы арышларны көзге җилләр койдымы икән, әллә аларны, ызанда калдырырга жәлләп, чит куллар урдымы?.. А.Гыйләҗев 2) күч. Чәлдерү, урлау, шудыру. Мондый букетны Гаделҗан шәһәрнең берәр бакчасыннан урып кайтты микән әллә? Д.Гыйсметдин 3) күч. сөйл. Күп итеп һәм ашыгып ашау. Сөтбикәләр силос ура, Шатлык күңелләрендә. Г.Афзал. Кәҗәне кәбестә бакчасына кертсәң, урып чыгасын көт тә тор. А.Хәсәнов 4) күч. Дәртләнеп, хисләнеп, оста итеп җырлау, башкару. Әле менә үткән Май бәйрәме кәнсиртендә «Ай, былбылым» белән «Көймә килә»ләрне шундый итеп урып салдылар, халык аһ итте. А.Хәлим 5) күч. гади с. Тиз һәм йотлыгып уку. Ә Вәлит яңа китапны урды гына. В.Имамов 6) күч. Күпләп сатып алу. Тәрәзә пәрдәләрен ура Казан халкы. Заказ арты заказ бездә, апа бәгырькәем! Н.Гыйматдинова 7) күч. Күпләп үтерү. Карлар ятуга ук, үзенең зәһәр чалгысы белән бәндәләрне урды гына ачлык... В.Имамов ◊ Урып салу 1) Берни дә калдырмыйча ашап бетерү. Ачәрвах кына гәүдәле булса да, мәҗлес дәвамында бер сарык түшкәсен урып салган чаклары бар. З.Мәхмүди; 2) Үтереп бетерү. Бачман --- яланда ике мең башкортны урып салган, диләр. В.Имамов Ура бару к. урып бару. Ура барабыз, суга барабыз, хөкүмәткә тапшыра барабыз. Кызыл таң Ура башлау Урырга тотыну. Авыл ягына карадык – бернәрсә дә юк иде, кызып, тагы ура башладык. Г.Ибраһимов. Сәдит, җитәкчеләрдән беркем белән дә киңәшми-нитми торып, теге чакрымнарга сузылган загонны кишәрлеккә бүлеп ура башлады. А.Хәлим Ура тору Берәр эш-хәрәкәт башланганчы, нәрсәдер җиткәнче уру; һаман бер-бер артлы уру Урып бару Рәттән һәрберсен уру. Керт-керт кенә кистереп, ул миңа таба урып килә, егетләрчә зур-зур чалдырып, дәртләнеп, егетләнеп, мин аңа таба урып барам. Г.Бәширов Урып бетерү Уруны тәмамлау; булганның һәрберсен уру. Комбайнчы, йөзе кара, Урып бетереп китеп бара. Г.Афзал. Егерме җиденче сентябрь көнне кич, кояш баер алдыннан, бер-бер артлы тезелеп килгән өч комбайн зур басуны урып бетерделәр. М.Маликова Урып бирү Кем өчендер уру. Бар, әйт: «Ничек тә булса түләрбез, Бикбулат абзый, болай хәлебез җитмәсә, ашлыгыңны урып бирербез», – диген. Г.Бәширов Урып йөрү Билгеле вакыт дәвамында уру. Минем угылларым, кызларым шул кызуда урак урып йөриләр. Г.Исхакый. Аннан инде җиләк җыйган таулар, уйнап үскән елгалар, печән җыеп, урак урып йөргән яланнар берәм-берәм аның теленә керәләр, сагынып сөйләнә башлыйлар. Г.Ибраһимов Урып калу Урырга өлгерү. Кояш барында урып калырга кирәк. Р.Батулла Урып карау Белү, сынау максаты белән уру. Җилләсә, бүген кичкә таба урып карарга була. Р.Батулла Урып китү Билгеле бер урыннан яки вакыттан ура башлау. Сәлимәнең сылу буй-сыны да, аның талчыбыктай сыгылмалы гәүдәсе белән иелә-бөгелә җиңел генә урып китүе дә сокланып туймаслык килешле, матур күренә, учмасын салганда миңа кул болгагандай тоела иде. Г.Бәширов Урып кую Алдан яки тиз арада уру. Бер-ике көлтә печән урып куйган идем. Ф.Яруллин. Байтак кына ризыкны урып куйгач, Мөстәкыйм абзый кулына гармун алды. В.Имамов Урып ташлау Тиз-тиз яки аннан-моннан гына уру. Чулак Шәрәфи кырын гына түгел, ярты авыл кырын урып ташларлар әле – җеннәр бит алар... К.Тинчурин Урып тору Даими яки әледән-әле уру; әле, хәзер уру. Урып тордылар, таратып киптереп тордылар. З.Мурсиев. Озыннарны Урак урып торды, Чүкеп торды Чүкеч шәбрәкләрне. Ф.Яруллин Урып чыгу Тулысынча, берсен дә калдырмыйча уру. Аны [арыш бөртеген] уып ашагач, көненә егерме биш сотыйны кул белән урып чыгу – ике тиен бер акча. М.Мәһдиев Урып яту сөйл. Хәзерге вакытта уру. Кырда чакта бер борчу изә: әлсерәп беткән карт белән карчыкның бөгелсә – билләрен язалмыйча, язылса, бөгә алмыйча, эссе кояш астында, калтыранып, урак урып ятуларын күреп җан өши. Г.Бәширов. Авылдан ерак түгел генә басуда урып яталар икән. М.Вәлиев |