УРТЛА’У ф. 1) Авыз куышлыгына алу; кабып алып йоту. Зәринә үрелде. Үз гомерендә беренче тапкыр кыш уртасында каен җиләге уртлады. Г.Әдһәмова. Күлдән тотып алып кына учакта кыздырылган багрыдан, өстенә сыр һәм акмай сылап пешерелгән абхаз көлчәсе – хачапуридан авыз итте, шәраб уртлады. Д.Булатова 2) диал. к. утлау II. Менә, малкай, юллар кирегә таба, әйдә, бахбай, юырт чак кына. Солы уртлап алда ял итәрбез, офыккача җиталсак кына... Р.Әхмәтҗанов Уртлап алу Тиз генә уртлау; аз гына уртлау. – Так положено, дустым, – дип, юл аягына тагы бераз самогон уртлап алды да ишеккә юнәлде Володя. Р.Мөхәммәдиев. Толя, фикеренең читкәрәк тайпылуын аңлап, алдындагы рюмканы бераз уртлап алганнан соң, --- тынып калды. Х.Мөдәррисова Уртлап карау Белү, сынау максаты белән уртлау. Уртлап карагач та мин моны сиздем – кымыз миңа бик күптәннән таныш, әзрәк аера беләм ничегрәк икәнен... Ә.Еники. Беркөнне чәйне уртлап карасалар – шыр тоз, авызга алышлы түгел. Х.Камалов Уртлап кую Бер тапкыр яки аз гына уртлау. Мин дә ашыкмыйча гына уртлап куям. Ә.Еники. Ринат, Илсөягә күтәрелеп карамыйча гына, чәен уртлап куйды. А.Әхмәтгалиева Уртлап тору Хәзер, әле уртлау; әледән-әле уртлау; озак вакыт дәвамында уртлау. Шул вакыт арба кырыенда сусыл печән уртлап торган айгыр башын күтәрде, --- пошкырып куйды. М.Галиев. [Кәҗә бәтиенең] исем бер дә китми, дип әйтүе булдымы – үзе һаман, сагыз чәйнәгәндәй, авыз эчендә салам уртлап тора. Р.Мөхәммәдиев |