УРТА’ЧА с. 1. 1) Сыйфаты ягыннан югары булмаган, бик үк яхшы түгел, гадәти. Укуы да булса булсын Уртача, таман гына. Л.Шәех // сөйл. Бик яхшы да, бик начар да түгел, ярыйсы гына. Эзләгән йорт уртача, гадәти бер авыл өе булып чыкты. Д.Булатова 2) Бер ягы белән дә аерылып тормаган, гадәти (кешегә карата). Бәс, һәр эштә мөгътәдил вә уртача булмак кирәктер. К.Насыйри. Сәлимә җиңги артык үткен дә, артык простой да булмыйча, уртача бер хатын иде. К.Тинчурин 3) Үзенең билгеләре, үзлекләре белән ике чик (зур һәм кечкенә, биек һәм тәбәнәк, авыр һәм җиңел һ.б.) арасында торган. Мордовиягә уртача континенталь климат хас. Б.Хәмидуллин. Учалы – район үзәге, үзенә күрә уртача зурлыктагы шәһәр, монда тирә-яктагы авыллардан яшьләр бик күп. З.Кадыйрова 4) Берничә зурлык суммасын аларның санына бүлүдән килеп чыккан. Уртача зурлык 5) Билгеле күренешләр төркеме өчен гадәти, типик булган. Рәсми статистика буенча, 12 – 13 мең сум уртача хезмәт хакы, чын булганда да, хастаханәдәге уртача температура кебек, бернәрсә турында да сөйләми. Н.Шәрифуллин. Еллык уртача өлгереш 2. рәв. мәгъ. 1) Бик яхшы да, бик начар да түгел, урта дәрәҗәдә. Әхмәтнең фатиры уртача җыештырылган. Г.Камал. Эмилия шәһәрдә әнисе белән генә үсте. Уртача укыды. А.Нәҗми 2) Урта исәп белән; чама белән, якынча. Авылларда бер гаиләгә уртача дүрт бала туры килсә, чегәннәрдә алты бала туры килә. К.Җәмит. Борынгы кешеләр, тормыш, яшәү шартлары бик авыр булу сәбәпле, бик аз: уртача 25 – 35 ел гына яшәгән. Г.Дәүләтшин 3. и. мәгъ. Укучыларның белемен бәяли торган уңай билгеләрнең иң түбәне; канәгатьләнерлек, өчле. Чиреккә уртача чыгу. Уртача билгесе |