УРТАСЫННАН бәйл. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса берәр урынның, берәр нәрсәнең урта өлешеннән, үзәгеннән хәрәкәт итүен белдерү өчен кулланыла. Авылның уртасыннан үткән, биек урамнарны кискән, кояш чыгышына киткән бер юл ошбу биек авылны ике бүлемгә аермыштыр. З.Һади. Зәйтүнәнең алмадай кызарган ике бит уртасыннан, елмайган иреннәреннән яшьлек бөркелә. Г.Галиева

2) Эш-хәлнең билгеле бер вакыт аралыгыннан башлануын белдерү өчен кулланыла. «Кү-кү-кү-күк-кү...» дигән аңлаешсыз санау җәй уртасыннан ишетелә. К.Кәримов. Төн уртасыннан соң тәрәзәдә янган ут – киеренке ут: бу өйдә я зур кайгы бар, я – зур шатлык... М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә