УРТАСЫНДА бәйл. 1) Эш-хәлнең нәрсәнең дә булса урта, үзәк өлешендә башкарылуын, кемнең-нәрсәнең булу урынын белдерү өчен кулланыла. Менә шунда, сахра уртасында, Ялтрап тора матур бер күшек. Г.Сөнгати. Гаделҗан, нишләргә белмичә, идән уртасында басып тора иде. Аманулла 2) Кем яки нәрсәнең кешеләр, бертөрле әйберләр һәм күренешләр тарафыннан уратылып алынуын белдерү өчен кулланыла. Театр училищесы укучылары уртасында Ләләнең тавышы яңгырый. Г.Әпсәләмов. Кама аръягында урнашкан Зәй каласы да ноябрь аенда тоташ фетнә ялкыны уртасында калган утрауны хәтерләтә. В.Имамов 3) Эш-хәлнең теге яки бу вакыт аралыгында башкарылуын, үтәлүен белдерү өчен кулланыла. Май уртасындагы биш градус суык июнь башларында исә утыз градус эсселек белән алышынды, ышанасызмы? А.Хәлим. Нигә һаман шакыйлар соң? Әле җитмәсә, төн уртасында... А.Мансуров |