УРТАСЫНА бәйл. 1) Хәрәкәтнең нәрсәнең дә булса урта өлешенә, үзәгенә, кемнәрнең дә булса арасына юнәлгәнлеген белдерү өчен кулланыла. Сабир сәхнәнең уртасына килеп басты. А.Алиш. Үр уртасына җитәрәк, безгә каршы менеп килүче атлар очрады. А.Гыйләҗев

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса берәр урынның кайсы өлешенә урнашуын, куелуын конкретлаштыру өчен кулланыла. Рәҗәп әллә каян гына суырып чыгарды да идән уртасына ике ягы да үткенләнгән хәнҗәр кадап куйды. В.Имамов. Алай да бакча уртасына урнаштырылган зур прожектор яктылыгыннан биредәге хозурлык ап-ачык күренә. А.Хәйртдинова

3) Эш-хәлнең нинди дә булса вакытның башы белән ахыры арасында үтәлүен, башкарылуын белдерү өчен кулланыла. Гомеренең кыл уртасына якынлашып килсә дә, бу – әле аның беренче китабы. Г.Бәйрәмова. Шулай, әни белән кыз сукыр лампа яктысында төн уртасына кадәр җеп чорнадылар. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә