УРТАНЧЫ с. 1) Өч төрле зурлыктагы яки яшьтәге бер төркемгә караган кешеләрнең тәртип буенча икенчесе, уртадагысы. Гөлбикә – Иманколның уртанчы хатыны. Т.Гыйззәт. – Киләчәктә дә маркаңны төшерә күрмә, – дип, уртанчы абыемның яшьтәше безнең белән саубуллашты. Ф.Хуҗин

2) к. урта 2. Бинаның аскы һәм уртанчы өлеше өч «шакмак»тан гыйбарәт. Н.Фәттах. Салып та өлгермәдем, иеме, уртанчы кармакның калкавычы юк бит, әй! Р.Батулла. Уртанчы бүлемне башлыча казылык-сыр ише әйберләр басып киткән булып чыкты. Ф.Бәллүр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә