УРТАЛЫК и. 1) Билгеле мәйданның, аралыкның чигеннән, кырыннан чагыштырмача тигез ераклыктагы урын, урта бер төш, нәрсәнеңдер уртасы; үзәк җир. Бакчаның барлык җиһазларын карап бетергәч, Тойгы туташ урталыктагы зур күл янына килеп чыккан. Н.Думави. Урталыкта үскән карт каенның Куышында булды «почтабыз». Ф.Дәүләтгәрәева 2) Билгеле процессның башыннан ахырына кадәр узган вакытның чама белән урта моменты. Беренчеләрдән булып керсәң, сорауны күп бирәләр, артка калсаң, надан булып күренәсең, урталыкта булу – кызның холык-фигыленә хас сыйфат. Г.Бәйрәмова 3) Билгеле процессның барышында, үсешендә ике арадагы, ике уртадагы этап, аралык. [Нурия:] Анысы, әлбәттә, шулай. Ләкин бер башлаган эшне төпләмичә, урталыкта калдыруы да шәп түгел бит. К.Тинчурин. Гадәттәгечә, берәү тарафыннан кузгатылган сүзгә икенчесе кушылып китми, сүз оешмый, әллә ничек, урталыкта тукталып кала. Г.Рәхим 4) иск. Мохит, тирәлек. Кичләрен кайный шәһәрдә шау-шу берлә урталык... Г.Сөнгати. Гаепләмә, дөнья, урталыкта бәрелә-сугыла үсте бу балаң. К.Сибгатуллин 5) ХХ гасыр башында Россиядә, милек хәленә карап, ярлылар белән кулаклар арасында булган катлау. Ярлылар ачтан үлеп бетте, урта хәллеләр алар хәленә төште, байлар исә тагы да баеп китте. Урталык калмады. М.Галәү 6) Сәясәттә уң яки сул булмаган карашлар; теге яки бу якны өстен күрмәү позициясе, бер фикернең ялкынлы тарафдары булмау, урта юлны тоту күренеше. Адәм баласының урталыктагысын шәп түрә ясарлар... М.Мирза 7) Эштә, карашларда, мөнәсәбәттә һ.б.ш.да чама хисе, такт. Алтын урталык дигән төшенчә бар. К.Сатиев. Һәрбер эштә ниндидер урталык, чама белү дигән нәрсә дә бар бит әле. Н.Шәрифуллин |