УРТАКЛЫК и. 1. 1) Күпләр өчен уртак булу, гомумилек, күпләргә карау. Әмма кешеләрне үзара якынайтуда тел уртаклыгының роле артыграк. Р.Мөхәммәдиев 2) Бердәйлек, охшашлык, туры килгәнлек. Бәхетсезләргә монда күңелләр ачык, язмыш уртаклыгы аларны берләштерә. А.Гыйләҗев. Өч заманның уртаклыгын тапкан Адәм тиңсез эшләр кыла ала! И.Юзеев 2. с. мәгъ. лингв. Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак булган (исем сүз төркеме тур.). Уртаклык исем _УРТАКЛЫ’К ЮНӘЛЕШЕ и. лингв. Бер үк эшнең яки хәлнең ике яки берничә субъект катнашы белән үтәлүен белдергән фигыльнең грамматик категориясе |