УРТАКЛАШУ ф. 1) Нәрсәне дә булса үзара бүлешү. Ул [приказчик] бөтен табышын аның белән бүлешә башлады; әйтик, ул таныш бер кешесенә йөз сумлык товар сатып җибәрә икән, кассага шуның ун сумын гына сала, ә калган акчаны дусты белән уртаклаша иде. М.Галәү . Янбаш – сарыкның иң итле җире, андагы итне ашап бетереп булмый, анысын да уртаклашырга туры килде. Р.Батулла

2) күч. Белгәнеңне башкаларга да сөйләү, аңлату. Чит илгә барырга? Тәҗрибә уртаклашып кайтуың ярый анысы. Н.Хәсәнов. Родос утравының кайдалыгын чамалый башлауга ук, чәчәк түтәлендәге туфрак өстенә таяк белән сызгалый-сызгалый, белемен уртаклаша. В.Имамов

3) күч. Белгәнеңне башкаларга ачу, башкалар белән бүлешү. Вадим Зуфирәдән тиз генә җавап көтми, аның бары тик эчендәге зарын кемгәдер сөйлисе, серен уртаклашасы килә иде булса кирәк. М.Маликова

Уртаклаша бару Булган берсе белән уртаклашу. Үзенең ни бар кайгыларын, совет, революция эшләрендәге барлык уңышларын һәм аяк таюларын, иң зур мәсьәләләрдәге фикерләрне һәр көн ашаган-эчкәндә, кич йоклау алдында аның белән уртаклаша барды. Г.Ибраһимов

Уртаклаша башлау Уртаклашырга тотыну. Авыл кешесенең шул инде: шатлыгын уртаклаша башласа да, авызы кара кан белән тула. А.Гыйләҗев

Уртаклашып алу Аз гына уртаклашу. Абзый, яңадан аракы койганда, сүз ара сүз өчен генә, үз белеме белән уртаклашып алырга булды, күрәсең. А.Хәлим

Уртаклашып җиткерү Тулысынча уртаклашу. Ул [Давыт], мәсәлән, революционер булу – хатын-кыздан бөтенләй баш тарту, дигән карашны тулысынча бервакытта да уртаклашып җиткерми. М.Хәсәнов

Уртаклашып йөрү Билгеле вакыт дәвамында уртаклашу. [Йосыф Акчура] Германиягә китә, әсирлектәге мөселман тоткыннарының моң-зарларын уртаклашып йөри. М.Гайнетдин

Уртаклашып карау Белү, сынау максаты белән уртаклашу. [Килмешәк] түзми, кичәге тойгылары белән уртаклашып карарга була. К.Җәмит

Уртаклашып килү Күптәннән, эзлекле рәвештә хәзергәчә уртаклашу. Шатлыклы хәбәрләре белән Коля саранланмыйча уртаклашып килә. Ә.Мушинский

Уртаклашып китү Билгеле бер моменттан башлап уртаклашу; уртаклашып үтү. Мин тик үз күзәтүләрем нәтиҗәсендә туган фикерләрем белән уртаклашып китүне кирәк дип таптым. В.Нуруллин

Уртаклашып тору Һәрвакыт, даимән уртаклашу; хәзер, әле уртаклашу. Менә 20 ел чамасы инде ул [Тәүфикъ Әйди] дөнья гизеп йөргәндә күргәннәрен матбугатта әледән-әле безнең белән уртаклашып тора. З.Рәмиев

Уртаклашып үтү Эш уңаенда уртаклашу. Тик кайбер күзәтүләр белән «юл уңаеннан гына» уртаклашып үтик. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә