УРТАКЛА’У ф. 1) Нәрсәне дә булса урталай бүлү. Алар аны урманчы белән уртаклап эшләделәр. А.Шамов 2) к. уртаклашу ( 3 мәгъ.). Каш җыермый, һәрвакыт шат, ул шулай татлы көлә, Әнкәсенең кайгы-хәсрәтен гел уртаклый белә. Г.Харис 3) Берләштерү, күпләр өчен уртак итү. Менә кайчан кирәк ул тиңдәшсез олы сүзләр! Җаннарны уртаклый торган, Әүлияларны һәм мине бергә Күккә күтәрә торган догаларны мин белмим. А.Гыйләҗев Уртаклый башлау Уртакларга тотыну. Күп нәрсәләрне уртаклый башладыгыз сез, иптәш Мөслимова. Д.Зөбәерова |