УРТАККА рәв. 1) Берәр нәрсәне кем белән дә булса бүлеп, бергәләп. Без Лотфулла белән уртакка ике зур әсәр эшләдек. Р.Вәлиев. Мунчаны алар күптәннән – сугыш чыкканнан бирле – күрше-күлән белән бергәләшеп, уртакка ягалар. Р.Мулланурова 2) Ярты уңышны, ярты табышны җир хуҗасына, мал иясенә бирү шарты белән. Биктимер: Әйе, улым, җиде җанга бер имана булгач, безнең тормыш шул инде – уртакка чәчеп, кеше туйдырып ятабыз. Т.Гыйззәт. Соңгы елларда Һашимовка хуҗалыгын киметергә туры килде: ул артык хайваннарның кайсын кая сатты, кайсын уртакка асрарга бирде. А.Алиш |