УРТАК с. 1. 1) Барлык кешеләргә, барлык нәрсәләргә бердәй карый торган; барлык кешеләрне, барлык нәрсәләрне эченә алган; гомуми. Безнең бабаларыбыз, әтиләребез уртак Ватаныбызны бергәләп сакладылар. А.Хәмзин. Халыкларның уртак төрмәсендә Шагыйрьләр дә тоткын, зынҗырлы. Г.Морат 2) Кем белән дә булса бергә эшләнгән, башкарылган, үтәлгән. Әнә коридорның теге ягында – канцеляриядә – эчке-тышкы идарәнең уртак җыелышы бара. Г.Ибраһимов. Хәзер кешеләр уртак эш өчен үз кәефләрен корбан итә алмыйлар. А.Гыйләҗев 3) Берничә яки барлык кешегә карый торган; иясе бер генә булмаган. Бәлки, берәр төрле могҗизадыр бу: бик яраткан, сагынышкан кешеләрнең уртак балалары буладыр? Г.Гыйльманов 4) Кем белән дә булса охшаш, бертөрле; икенче берәүгә яки икенче нәрсәгә дә хас. Алдашу, урлашу, мораль таркалганлык – боларның барысы өчен дә уртак сыйфат. Г.Камал. Шунысы да әһәмиятле: фәнни продукт тудыру процессы белән сәнгать продукты тудыру процессы арасында уртак моментлар да юк түгел. К.Гыйззәтов 5) мат. Бирелгән берничә санга калдыксыз бүленә торган яки бирелгән саннарны калдыксыз бүлә торган. Уртак бүленүче. Уртак бүлүче 2. рәв. мәгъ. Тигез итеп, яртылаш, урталай. Рәнҗешнең барыбызга да уртак төшү мөмкинлеген дә онытма... Г.Галиева. Халыкларның уй-хисләрен, җырын, язмышларын Чаллы уртак бүлә. К.Сибгатуллин 3. и. мәгъ. 1) Бергәләп эш иткән, нәрсәгәдер бергәләп ия булган кешеләрнең һәрберсе; шәрик, пайчы. Үгезе үлгән, уртагыннан аерылган. Әйтем 2) Пай, өлеш. Картның, бу җәмәгать уртагыннан башка, тик үзенә караган бер печәнлеге бар. Г.Ибраһимов 4. хәб. мәгъ. 1) Бөтен кешенеке дә, һәркемнеке. Бары – бергә, югы – уртак. Әйтем 2) Бер-берсенә охшаш, бертөрле. Милли татар көрәше һәм билбау көрәше – берсенә берсе тиңдәш көрәшләр, көрәш алымнары да күбесе уртак. Г.Шәйхи 3) Ниндидер эшне бергәләп башкаручыларның, кичерешне бергәләп уздыручыларның берсе булу турында. Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак, Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак. Г.Тукай ◊ Уртакка алу Уртаклашу, бергәләп кичерү. Күзәтүчәнлеге, хәтер байлыгы, кешеләр хәсрәтен кечкенәдән үк уртакка алып үсүе аңа язучы булырга һичшиксез булышкан. М.Хуҗин. Уртак тел Кем белән дә булса аңлашу; сөйләшер сүз, уртаклашыр фикер. Нигъмәт казый бөтенләй ачу белән кабарынды, сезнең белән уртак телем юк минем, дип, чыгып китәргә атлады. Г.Ибраһимов. Уртак тел табу 1) Килешү, аңлашып, уртак фикергә килү, бер-берең белән аңлашу хәленә җитү. Ахыргы вакытта уртак тел таба алмый башладылар яшьләр. А.Мансуров. Синең белән уртак тел табып була. Д.Салихов; 2) Нәрсәнең дә булса җаен табу, өйрәнү. Гармун белән уртак тел тапкан егет кызлар йөрәгенә иң кыска юлны тапмас, ди! Д.Гыйсметдин. Уртак фикергә килү Берничә кеше, киңәшеп, бер нәтиҗә чыгару, килешү. Уйлашканнар, киңәш-табыш иткәннәр, ләкин уртак фикергә килә алмаганнар. З.Хөснияр. Барысы да, чишмә буена төшәргә, дигән уртак фикергә килделәр. И.Нәбиуллина |