УРТА и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса кырыйларыннан, очларыннан азмы-күпме тигез ераклыктагы урын; нәрсәнең дә булса үзәге. Мәйдан уртасында, Миләүшә елгасы янында халык уеннары башланды. А.Алиш. Үзәннең нәкъ уртасында түп-түгәрәк күл ялтырап ята икән. А.Имамиева 2) Нинди дә булса вакытның башы белән ахыры арасындагы өлеше. Май ае урталарында дембельләрне өйләренә озата башладылар. З.Мәхмүди. Көн уртасында авыл җирлегенә олы яшьләрдәге бер хатын килеп керде. А.Нәҗми 3) Нинди дә булса вакыйга үсешендә, дәвамында башы белән ахыры арасындагы вакыт. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. Г.Тукай. Мәҗлеснең нәкъ уртасында, нәкъ кирәк сәгатендә, юбилярның нечкәргән күңелен тагын да нечкәртеп, «Дулкын»нан, өй хуҗасы Хәйруллин Галимулла исеменә атап, татар халык җыры яңгырый. Б.Рәхимова 4) Нәрсәнең дә булса игътибар үзәге. Шәһәр башлыгы мәҗлеснең уртасында булырга тиеш иде, Козецкий, үчегеп, аны чакырмады. А.Гыйләҗев. Шулай итеп, көн тәртибендәге беренче мәсьәләне уртага куеп сөйләшүне һәм фикерләр йөртүне төгәлләргә кирәк дип саныйм. А.Хәмзин 5) Укучыларның белемен бәяли торган уңай билгеләрнең иң түбәне; өчле. Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа килеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәтә, хәтта журналга «яхшы», «урта», «начар» билгеләре дә куя торган була. А.Тимергалин 6) Өлгереш, күрсәткечләр ягыннан бик артта да калмаган, бик алга да чыкмаган хуҗалык, оешма һ.б.ш. Шул ферма хәзер урталар рәтенә күтәрелгән, хәтта яхшы исәптә йөртәләр үзен. Ф.Хатипов. Кабат әйтәм: урталарга таян. Алар райком сүзеннән чыкмый, урталар күп, планны алар үти, районны алар алып чыга... Г.Ахунов 7) ХХ гасыр башында Россиядә зур булмаган җир кишәрлеге булган, шуны үзе яки гаилә әгъзалары белән эшкәртүче аерым хуҗалыклы крестьян, урта хәлле крестьян (милек хәленә карап ярлылар белән кулаклар арасында булган). Алпавыт, кулакларны сөрделәр. Урталар калды. Р.Батулла 2. с. мәгъ. 1) Кырыйлардан бертигез ераклыктагы ике нокта, сызык, предмет арасына урнашкан. Урта күчәрнең подшипнигы ук таралганын күргәч, Рәшит аптырашта калды. В.Нуриев. Инде чыдарлыгы калмаганда, өметләре өзелгәндә, Сабит кайтып керде, урта бармагын изәп, Нәҗипне кабинетка чакырды. А.Гыйләҗев. Ике катлы таш йортның аскы катында урта тәрәзәдә сүрән генә ут күренә. А.Әхмәтгалиева. Самолётта очканда, урта колак һәм әйләнә-тирә мохит арасында басым бозылганлыктан, колакта сызлау барлыкка килә. И.Касыймова 2) Вакыт аралыгының, чорның һ.б.ш.ның башы белән ахыры арасындагы; үсеш этапларының арадашына караган. Урта гасырлар әдәбияты чынбарлыкны бик үзенчәлекле чагылдыра. А.Әхмәдуллин 3) Үзенең сыйфаты, үзлеге ягыннан ике билге яки зурлык арасындагы, арадаш. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава. Г.Тукай. Урта яшьләрдәге бер ир-ат, зур ташлы алтын балдак кигән кулын чыгарып, тәмәкесенең көлен җиргә какты. А.Мансуров. Мең тугыз йөз кырык бишенче елның язында Исхак урта мәктәпне тәмамлады. А.Гыйләҗев. Өченче көнне, яшьләр һәм урта буын кешеләре өчен, иртәдән төшкә кадәр бәйрәм булачак. А.Нәҗми 4) Яхшы да, начар да түгел, бер ягы белән дә аерылып тормаган, гади; артык көчле булмаган; уртача. Урта эшче. Урта белгеч 5) Унбер ел укытуга нигезләнгән. Әмма дүрт аяклы малны никадәр генә сөйсәм дә, урта белемле башым белән ат караучы, ягъни кунних булып калу авыл егетләре --- алдында минем авторитетны нык кына какшата башлады. А.Хәсәнов ◊ Урта бармак кебек (шикелле) Барлык яктан да килгән, бик яхшы. – Шәмсетдин акыллым, – диде Нәфисә миңа шунда, – авылыбызда син беренче матур егет, аннары егетнең дә менә дигәне: урта бармак шикеллесе, акыллысы, аңлысы... А.Шамов . Уртага куеп к. уртага салып. Бу нидән килә? Уртага куелган мәсьәләнең шул халыкның тормышыннан, иҗтимагый тарихыннан суырып алынмавыннан килә! Г.Ибраһимов. Уртага салып Киңәшләшү, тикшерү йөзеннән, нинди дә булса мәсьәләне ачыктан-ачык белдереп, яшермичә. Бөтенесен уртага салып киңәштеләр дә шунда ук бер сүзгә килделәр. Г.Бәширов. Урта кул Уртача, бик үк сыйфатлы яки бик зур да, бик кечкенә дә булмаган; бик алдынгы да, бик артта калган да түгел. Алда калкан, артта калкан, ә ике уртада син, ягъни урта кул җитәкче, балык кебек йөзәсең. Г.Әпсәләмов. Аларның урта кул авылы үзенә аерым күмәк хуҗалык түгел, ә зур «Дуслык» хуҗалыгының бер бригадасы иде. Р.Фәизов. Чөнки түбән дәрәҗәдә язылган операны урта кул режиссёрдан куйдыртып, урта кул тавышлы җырчыдан җырлату сәнгатебезне күтәрү булмас иде. Р.Миңнуллин. Урта хәлле Көнкүреше уртача булган, бай да, ярлы да түгел, гадәти тормышлы. – Сезнең авылдагы көнкүрешегез ничек иде? – Урта хәлле крәстиән. А.Алиш. Ярлыларда, урта хәллеләрдә һәм байларда иртәнге аш, көндезге аш һәм кичке аш нәрсәләрдән тора? Г.Рәхим |