УРТ и. 1) Яңакның эчке ягы. Уртка ак төшү. Ялгыш уртны тешләү 2) Теш тамырларын каплый торган мускуллы тукыма; теш ите. Тешсез урт кебек нигез урыннары убылып калган авыл уртасында галәмәт зур, биек бер йорт кукыраеп тора иде шул. М.Вәлиев. Мирзаян ашап бетермәгән пәрәмәчен шинель кесәсенә тыкты да, пычрак бармагы белән уртын казый-казый, түбән очка таба йөгерде. Ә.Дусайлы ◊ Урт итен ашау к. урт итен чәйнәү. Урт итен чәйнәү Ярсуын, тирән ачуын көчкә тыю, тыелып калу. Боларның барысын да күзәтеп торган Сүбәдәй, беренче һөҗүмнең сүтелүен күреп, урт итен чәйнәде, бармак буыннары агарганчы камчы сабын кысты. М.Хәбибуллин. Уртын чәйнәү к. урт итен чәйнәү. Тимучин гына Бөртекбикә тирмәсенә атналар буена кереп карамады, кара көеп һәм урт чәйнәп йөрде. В.Имамов |