УРНАШУ ф. 1) Билгеле бер урында булу, нинди дә булса урынны биләү, алып тору (предмет, бина һ.б.ш. тур.). Механический цех белән тимерчелек цехы бер корпуста урнашкан. А.Алиш. Кояш системасында Җирдән арырак урнашкан күрше планета Марс дип атала. А.Тимергалин

2) Берәр җирдә билгеле бер вакытка тукталып урын алу. Төн уртасында, шуышып кереп, авыл кырыендагы бер ташландык мунчаның очырмасына урнаштык. М.Мәһдиев. Команданы яр буенда зур гына үзйөрешле баржа көтеп тора иде. Кереп урнаштылар. Р.Кәрами // Урын алып, җайлап утыру, яту. Өчәүләп табын тирәсенә урнаштык. Г.Тавлин. Безгә дигән палаткалар инде корылган. Бишәр-алтышар урнаштык. З.Мәхмүди

3) Гомер итү, яшәү өчен билгеле бер урынга төпләнү. Без шәһәрдә урнаштык. Андагы яшәү яшәү түгел иде инде әни өчен. Н.Гыйматдинова. 2000 елда аның [Сәгыйть хәзрәтнең] оныкчыклары Үзбәкстаннан Чепьяга кайтып урнаштылар. Р.Зарипов

4) Эшкә керү, нинди дә булса хезмәт урыны, вазифа алу. Олы улым, ФЗУны бетереп, яхшы гына урынга урнашты, жалуниясе дә яхшы. Г.Камал. Берәүләр эшкә урнашты, кайберәүләр профтехучилищеларга керде... А.Гыйләҗев

5) Башлы-күзле булып, тормышта үз урынын табу. Ике балам да күптән урнашты, аерым яшиләр. Р.Мирхәйдәров

6) Башлану, хөкем сөрә башлау, утыру (табигать күренешләре, климат тур.). Җуйды урман гүзәл яшеллеген, Көз урнашты анда яңадан. Балкый кояш, әмма аның җәйге Җылылыгы инде калмаган. Р.Зарипов. Эңгер-меңгер төште, хуҗа килер алдыннан аллеяларга шлангтан су сиптерделәр, бакчада яңгырдан соң була торган салкынча-саф һава урнашты. Р.Мирхәйдәров

7) Нинди дә булса мөнәсәбәт, караш һ.б.ш. туу, барлыкка килү. Нәтиҗәдә эчкерсез дуслык урнаша. Г.Гомәр. Ике арада тагын киеренке салкынлык урнашты, күзгә күренми торган киеренке көрәш башланды. В.Имамов // Нинди дә булса хәл, тәртип, торыш туу, хөкем сөрә башлау. Шәмгыя әби килеп, «Ясин» сүрәсен укый башлауга, өйдә тагын да авыр тынлык урнашты. А.Хәйртдинова. Әйе, Ишук-Ишмөхәммәт бик яхшы белә: яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша ---. Ф.Бәйрәмова

8) Берәр нәрсә ныгу, гадәт булып китү, традициягә керү. Русия матбугаты аша, янәсе, базарга күчү авторитар режимны, гадәттән тыш чараларны һәм көчле хакимиятне таләп итә, дигән дөрес булмаган фикер урнашты. Р.Хәкимов // Тиешле, гадәти торышын, хәлен алу. Мәктәп тормышы үз агышына урнашты кебек. Р.Батулла

9) Нәрсә дә булса рәсми төс алу, формалашып бетү, ныгу. Ил яктырды, җәбер-золым бетте, Рәхәт тормыш килеп урнашты! М.Җәлил. Совет власте китмәслек, җимерелмәслек булып мәңгелеккә урнашты. В.Имамов

10) күч. Күңелдә, йөрәктә урын алу, биләү, тирән эз калдыру. Петроның яраланган йөрәгенә ниндидер якты бер тойгы кереп урнашты. Г.Әпсәләмов. Күңелемнең бер почмагына авыр тойгы кереп урнашты. З.Хөснияр

Урнаша бару Торган саен ныграк урнашу; бер-бер артлы урнашу. Оныклар, үсеп, бер-бер артлы калага китеп урнаша барды, шунда гаилә корды. Г.Әдһәмова

Урнаша башлау Урнашырга тотыну. Асия белән Гөлшәһидә арасында дуслык урнаша башлады. Г.Әпсәләмов

Урнаша тору Нәрсәдер башланганчы, нәрсәдер җиткәнче урнашу; һаман бер-бер артлы урнашу. Балалары үсә тора, Салават шәһәрендә яшәүче олы кызы Рәзимә янына барып эшкә урнаша тора. Кызыл таң

Урнашып алу Тиз арада урнашу; тулысынча урнашу. Ниһаять, көннәр тәмам җылынып беткәч, чит яклардан соңлабрак кайткан бер пар сыерчык урнашып алды бу купшы ояга. Г.Гыйльманов

Урнашып бетү Тәмам урнашу. Сугыш, куптарып, төрле якларга сибеп ташлаган кешеләр әле урнашып бетмәгәннәр, ахры. А.Гыйләҗев

Урнашып җитү Тиешле дәрәҗәдә урнашу. Күргәнебезчә, төп әдәбият белән әлеге «суверен держава» арасында тирән дипломатик мөнәсәбәтләр урнашып җитмәгән әле бездә. Р.Миңнуллин

Урнашып йөрү Билгеле вакыт дәвамында урнашу. Зәкия эшкә урнашып йөри түгелме соң? Г.Галиева

Урнашып калу Урнашырга өлгерү; кисәк урнашу. Әйләнә-тирәдә шомлы тынлык урнашып калды шул мәлдә. Р.Мөхәммәдиев

Урнашып карау Белү, сынау максаты белән урнашу. Аннан лаборантка булып эшләп алдым, тегендә-монда урнашып карадым. Шәһри Казан

Урнашып килү Урнаша башлау; соңгы арада урнашу. Инде фотосурәт, видеосурәт, фильмнар төшереп, тантаналы, истәлекле гаилә вакыйгаларын теркәп калдыру гадәтләре урнашып килә. Ш.Галиев

Урнашып китү Билгеле бер моменттан соң урнашу. Алга таба «Ганка» исеме татар әдәби телендә ахмаклык, аңгыралык символы буларак урнашып китә. Х.Мәхмүтов

Урнашып кую Алдан яки тиз арада урнашу. Сезгә мөрәҗәгать иткән кеше тиз һәм ансат кына эшкә урнашып куймый алайса. Шәһри Казан

Урнашып тору Хәзер, әле урнашу; вакытлыча урнашу. Ачылышыннан алып 1950 нче еллар азагына кадәр ул хәзерге «Нурулла» мәчетендә урнашып тора. Безнең мирас. Моңа кадәргесеннән кайтышрак булса да, эш табып урнашып тора. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә