УРНАШТЫРЫЛУ ф. төш. юн. к. урнаштыру. Һәм, ниһаять, октябрь аеның азаккы көннәрендә Казанда Совет власте урнаштырылды... М.Хәсәнов Урнаштырыла башлау Урнаштырылырга тотыну. Чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырыла башлады. Р.Миңнуллин Урнаштырылып бетү Барысы да, булган берсе урнаштырылу. – Сездә дә әле өй җиһазлары урнаштырылып бетмәгән икән, – диде Нур, бүлмәләрне карап чыккач. Р.Гариф |