УРНАШТЫРУ ф. 1) Берәр нәрсәне кая да булса кую, урын табу. Пугачёв шәхсән үзе, җир астына төшеп, дары мичкәсе һәм шәм урнаштыра. В.Имамов. Солтангали абзый учак тергезергә кала, алып килгән әйберләрне урнаштыра, утырыр өчен уңайлы урын сайлый. Г.Госман

2) Нәрсәләрне дә булса билгеле бер тәртиптә тезеп кую. Китапларны урнаштырып бетергәч кенә, теге кенәгәне кабат кулга алдым. М.Кәбиров // Берәр нәрсәне тиешле, кирәкле рәвештә төзү, ялгау, монтажлау, системага кертү. Үзебезнең проект белән азык цехы төзеп куйдык, төрле җиһазларны урнаштырдык. Т.Нәҗмиев

3) Бинага, берәр урынга кемне дә булса яки нәрсәне дә булса кертеп кую, шуның карамагына бирү, тапшыру. Гөлшәһидә аны [Сәхипҗамал җиңгине] үз хастаханәләренә урнаштырды. Г.Әпсәләмов. Чемпионатта катнашу өчен киләчәк командаларны урнаштыру белән дә өзеклек булырга тиеш түгел. Кызыл таң

4) Яшәү урыны табу, торак белән тәэмин итү

5) Кемне дә булса берәр урынга (эшкә, укуга һ.б.) кертү, билгеләү. Ләйсәннең әтисе дә, вакытны озакка сузмый, кызын түләүле әзерлек курсларына урнаштырды. А.Хәйретдинова. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле, аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. Г.Мөхәммәтшин

6) сөйл. Кызны, хатынны кияүгә бирү // Уңышлы итеп кияүгә бирү. Алар [Нәсимәләр] кече кызларын Тутаев улына биргәннәр икән. Кешеләр кызларын урнаштыра белә. А.Гыйләҗев

7) Язманы, текстны җыентыкка, китапка, журналга һ.б. кертү. Шуннан соң наширләрнең принцибы кинәт үзгәргән: экономия йөзеннәнме, алар гарәпчә һәм татарча текстларны бер үк биткә урнаштыра башлаганнар. А.Тимергалин. Университетның ректоры газета битләренә зур-зур интервьюлар урнаштырды. Ф.Яхин

8) Нинди дә булса бер хәлне, торышны булдыру, барлыкка китерү. Кыпчак далаларында туып, саф дала һавасын сулап үскән кыз, Сәлим ханга килүгә, үз тәртипләрен урнаштырды. М.Хәбибуллин. [Сакманов] Украина, Прибалтика эшкуарлары белән элемтәләр урнаштырды. Т.Галиуллин

9) Нинди дә булса сәяси тәртипне законлаштыру, гамәлгә кертү һәм ныгыту. Менә яңадан совет власте урнаштырсак, җимерүе җиңелрәк булачак инде анысы. Җ.Юныс. Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә: большевиклар сүздә Россия империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә итсәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. М.Хәсәнов

10) информ. Компьютерның хәтеренә кертү. Яңа программа урнаштыру

11) күч. Тарату, сеңдерү, тотрыклылыгын тәэмин итү. Халык арасында ныклы фикер урнаштыру

Урнаштыра бару Рәттән һәрберсен урнаштыру. Штурман Артур, алар китергән әйберләрне кабул итеп, рубкага менә торган баскыч астындагы зур ларга тутыра, кубрикка төшереп урнаштыра бара иде. С.Сабиров

Урнаштыра башлау Урнаштырырга тотыну. Гаффан, осталарны җыеп, урам яклап алынган койманы үз урынына урнаштыра башлады. Г.Гыйльманов

Урнаштыра тору Нәрсәдер башланганчы яки җиткәнче, шуның алдыннан урнаштыру. Ә мин монда тәртип урнаштыра торам. М.Кәбиров

Урнаштырып бару к. урнаштыра бару. Шулай ук әдәби портретларны да системалы рәвештә һәр сан саен урнаштырып барырга кирәк. З.Нури

Урнаштырып бетерү Барысын да урнаштыру, урнаштыруны төгәлләү. Ничек яшисең – шулай яшә, калганын Ходай Тәгалә үзе җайлап урынына урнаштырып бетерә ул. Г.Гыйльманов

Урнаштырып йөрү Озак вакыт урнаштыру. Син ничәмә-ничә ел буена фронтларда сугышып, ничәмә-ничә кала-бистәләрдә Совет власте урнаштырып йөрдең. В.Имамов

Урнаштырып кую Тиз арада яки алдан урнаштыру. Янына килеп, скафандрындагы ниндидер төймәләргә баскалаган иде, Саимә белән телепатик элемтә дә урнаштырып куйды. Ф.Имамов

Урнаштырып тору Даими урнаштыру; әле, хәзер урнаштыру, вакытлыча урнаштыру. Төнге патрульдән кайтуга, кардәшләре белән киңәшкәч, Балҗанны үзләрендә урнаштырып торырга тәкъдим итте. Т.Әйди

Урнаштырып чыгу Тулысынча, берсен дә калдырмыйча урнаштыру. Шулар өстенә, Казанда, шәһәр буйлап, Тукайлы 50 баннер урнаштырып чыкканнар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә