УРНАШ и. диал. 1) Яшьләр үзара акча салышып яки ашамлыклар алып килеп үткәрелгән аулак өй; шулай җыелган акчалар һәм ашамлыклар. Аулак өйләр һәм урнаш кичәләре элекке елларда мәгълүм бер басынкылык һәм кысынкылык астында үттеләр. Г.Гобәйди 2) Келәү, келәү өчен пешерелгән ритуаль ризык. Тавык суеп, урнаш пешерсә, булмый кала диме? А.Хәлим |