У’РНА и. лат. 1) Кремацияләнгән мәетнең көлен саклый торган савыт; үлем символы буларак шундый савыт формасында эшләнгән кабер һәйкәле. Менә без «1933 – 1945 еллардагы Гитлер диктатурасы корбаннарына» дигән сүзләр язылган таш стеналар буеннан, элеккеге концлагерьларның һәркайсыннан берәр уч туфрак китереп салынган зур гына таш урна яныннан үтәбез. Р.Мостафин. Бөтен уй-фикерне үзе миндә күмгән, Карынымны кабердәге урна иткән. Н.Абдулкәримова 2) Яшерен сайлау вакытында бюллетеньнарны, шарларны сала торган тартма; шобага, лотерея һ.б.ш. уйнатылган вакытта билетлар, шарлар һ.б.ш. алына торган тартма. Сайлауда, бюллетень алып, аларны урнага салмый чыгып киттем. Р.Харис. Тавыш бирү урналары, шул исәптән күчерелмәләре дә, үтәкүренмәле иде. Кызыл таң 3) Җәмәгать урыннарындагы чүп савыты. Башкалары урна тирәсендә чүпләнеп йөргәндә, бу [чыпчык] үзенә бер бәйрәм ясады. Ә.Хәсәнов. Алар [чит илдә] чүпне, пакетка төреп, өйләренә алып кайталар да матур итеп урнага салалар. Х.Ибраһим |