УРМАНЧЫЛЫК и. 1) Урманчы булу; урманчы вазифасы, кәсебе, шөгыле. Сугыштан соң бик озак госпитальдә дәваланып, тагын күпмедер вакыт урманчылыкка укып кайткач, егет гаиләдә өйләнү турында сүз кузгата. Ә.Салах

2) Хуҗалык берәмлеге буларак урман участогы; шул участок белән идарә итүче оешма һәм шул оешма урнашкан хуҗалык корылмалары; лесничество. Сайгаклык агач сөйләшергә дип, Айсинә күрше авылда гына урнашкан урманчылык хуҗалыгына китте. Н.Көбәш. Урманчылык белән аның хәзерге директоры Рәшит Таҗетдинов таныштырды. Т.Нәҗмиев

3) Үсемлекчелекнең урман үстерү һәм аны саклау белән шөгыльләнә торган тармагы; русчасы: лесоводство. Сентябрь башыннан Госман улымны урманчылык буенча укырга урнаштырырбыз, анда ашау да, кием дә бушлай диделәр. Р.Хәбибуллина. Әтигә әйтергә кирәк әле, урманчылык белгечләре белән киңәшсен. М.Рәфыйков

4) Урман табигатен, урманнарны үстерү һәм яхшырту ысулларын өйрәнә торган фән; русчасы: лесоводство



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә