УРМАНЧЫ и. 1) Урман хуҗалыгында эшләүче кече хезмәткәр, урман каравылчысы, лесник. Берничә ел элек республика урманнарының хәвефсезлеген 4,5 мең урманчы саклаган. Кызыл таң

2) Урман хуҗалыгының җитәкчесе, урманчылык ( 2 мәгъ.) мөдире, лесничий. Карт урманчы белән бу соңгы очрашуыбыз булган икән. Г.Гомәр . Бер елны урманчы Хәбир берничә чакрымлы, алты рәтле каен теземнәре утырттырды. Р.Газиз

3) Урманчылык ( 3–4 мәгъ.) белән шөгыльләнүче кеше, урман белгече; русчасы: лесовод. Урманчылар конференциясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә