УРМА’Н ТАВЫГЫ и. зоол. к. суер. Кире урман юлына чыкканда, баш очларыннан, киң канатлары белән имән ябалдашларына тия язып, зур бер кош очып үтте. – Урман тавыклары һаман бармыни әле? – дип гаҗәпләнеп һәм сөенеп сорады Сәетҗан абый. М.Маликова. Кадермәтовның аяк астыннан диярлек, чикләвек куаклары арасыннан, урман тавыгы пырхылдап чыкты да, куркуыннан нишләргә белмичә, сикерә-оча, агачлар арасына кереп югалды. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә