УРМА’Н КҮГӘРЧЕНЕ и. зоол. Күгәрчен кошлар семьялыгыннан урманда яши торган кечерәк кенә кош; русчасы: горлица. Нәкъ борылышта, Ык болыннарына карап үскән күп учарлы мәһабәт имәнгә җиткәч кенә исенә төште: имәннең иң куе ботаклары арасында табигать гүзәле – үтә сак һәм иркә кош – урман күгәрчене гөрли, аның тавышы бөтен якын-тирәгә серле моңсулык өсти торган иде. Г.Бәширов. Шул вакыт аның янына бер урман күгәрчене ияләшә. Г.Гыйльманов |