УРМАН и. 1) Зур мәйданда тоташ үсеп утырган агачлар, шулай ук күп булып агачлар үскән мәйдан. Без аның белән урманга әллә җиләк, әллә гөмбә эзләргә барабыз. А.Әхмәтгалиева. Күрәсең, күптәннән урман эчләп тә үткәне юктыр: еш кына битенә агач ботаклары бәрелә, аны күрүгә, барлы-юклы урман кошлары фырылдап очып китә. Р.Кәрами

2) Төзелеш һәм сәнәгать материалы буларак киселгән агачлар; бүрәнәләр. Тормыш йөген шундый кыенлык белән сөйрәп барганда, аңа тагын зур бәхетсезлек килә: урман агызуда эшләүче өлкән улы суга батып үлә. Н.Ихсанов. Элек синең ата-бабаларыңны тәртә арасына кертеп җиккәннәр дә әле. Зарланмаганнар, түзгәннәр. Җир сөргәннәр, урман ташыганнар. З.Хөснияр

3) күч. Биек булып калкып торган күпсанлы әйберләр. Өй түбәләрендә антенналар урманы... Р.Хисмәтуллин. Шәһәрләрнең барысының да бер уртаклыгы бар: таш йортлар урманы ешлыгында кешеләрнең күплеге. Р.Батулла

Урман әүлиясы Аңгыра яки беркатлы кеше турында. Урман бите Урман буе. Син инде, хәзрәт, минем малайны берәр белеш баеңа урнаштыр инде, әгәр дә шул эш барып чыкса, урман битендәге арышыңны урып бирер идем. К.Тинчурин. Урманга утын ташу Мәгънәсез эш эшләү. Җәгърафия дә белмәсәң, кайдан ниндәй нәрсәләр чыкканын белмәсәң, урманга утын ташыган шикелле булса, итәрсең файда. Г.Камал. Урманга утын төяп бару к. урманга утын ташу. Урманга утын төяп килү к. урманга утын ташу. Кызның сораулы карашына җавап итеп бармак шартлатты да: – Урманга утын төяп килмиләр! – диде. Бу кинаянең мәгънәсен аңламаслык түгел иде. Н.Гыйматдинова. Урманда үскән Үзен тота белмәгән, тәрбиясез кеше турында. Яңгура кулларын юды һәм, һәр бармагын аерым-аерым сөртә-сөртә: – Бу кыз урманда үскән кыргыймы әллә? – дип сорады. Г.Әпсәләмов. Урман итәге Урман кырые, урманның күренеп торган ягы. Әгәр шушында – билгесез урман итәгендә төн кунарга туры килсә? Р.Низамиев. Ул урам авылның төньягыннанрак, куе кара урман итәгеннәнрәк сузылып киткән. С.Поварисов. Урман иясе Шүрәле. Урман иясе атаклы Шүрәле дә бер мөгезле. Г.Дәүләтшин. Аннан питомник киртәсенең юан баганасы башына бер-ике җиләк куясың. Монысы – урман иясенә. М.Мәһдиев. Урман кебек (сыман, шикелле) Бик куе, мул һәм биек булып күренгән әйберләр турында. Бакчаларда йөзем. Кайберләрендә, урман шикелле күкрәп, кукуруз үсә. Т.Әйди. --- урыны-урыны белән үзен урман кебек басып киткән кырлы курай, ат кузгалагы, әче гөрләпәләр, тагын да әллә ниткән эт эчәкләре, билчән, кузаклы һәм кузаксыз, күзәнәкле һәм күзәнәксез үлән-үсемлек кыргыйлашкан халәттә гомер сөреп ята иде... А.Хәлим. Урман сарыгы к. урман иясе. Күпме генә арлы-бирле йөренсә дә, үрле-кырлы сикерсә дә, инеш суын атлап чыгарга батырчылык итми икән бу урман сарыгы. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә