УРЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. урлау. Имеш, никрутлар урлыйлар, бөлдерәләр, мин бит, аларга кушылып урлашырга иде, димәдем. Г.Ибраһимов. Ләкин аның да иманы юк икәнлеге көн кебек ачык: юньле бәндә кешегә кыз урлашырга риза буламыни? В.Нуруллин

2) Караклык, угрылык белән шөгыльләнү. Карак шайкаларына кушылып урлаштым да, сугыштым да, кеше таларга да туры килде. Р.Мостафин. Ә Усман авылы шул ук тормыш белән яшәде: ирләр эчте, хатыннары чирләшкә, зәгыйфь балалар тапты, егет-җилән эчү генә түгел, наркотик тәмли башлады, сугышты, кызларны бозды; бала-чага юньләп укымады, дәресләреннән качты, тәмәке тартты, урлашты. Ә.Әминев

Урлаша башлау Урлашырга тотыну. Бер урлаша башлагач, ташлап булмый. З.Хөснияр

Урлашып йөрү Гел, һәрвакыт урлашу. Икенче яктан караганда, ни өчен хурланырга?! Урлашып йөрмәгән ләса. З.Мурсиев

Урлашып карау Сынау максаты белән урлашу. – Өйрәтер идем, минем дә урлашып караганым юк шул, – дип тыелып кына көлде Матильда. К.Кара

Урлашып тору Әледән-әле урлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә